Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
20 июнь 2018, 18:59

Күзләрегез арымасын

Күзләрнең аруын гади генә күнегүләр ярдәмендә бетерергә була. Бу күнегүләрне даими эшләү – күзләр тирәсендә җыерчыклар булдырмауның иң яхшы чарасы. Ул күнегүләрне эш арасында да үтәргә мөмкин, алар күп вакытны алмый.

• Күзләрне йомыгыз да 4 тапкыр сәгать теле уңаенда, 4 тапкыр кирегә таба әйләндерегез. Күнегүне 4-8 тапкыр кабатлагыз.
• Күзләрне йомган килеш күз алмасын 10 тапкыр өскә-аска хәрәкәтләндерегез. Нәкъ шулай ук күз алмасын сулга һәм уңга йөртегез.
• Якын урнашкан берәр әйбергә күзләрегезне зур итеп ачып 30 секунд карап торыгыз, аннары күзләрегезне йомыгыз. Күнегүне 6-8 тапкыр кабатлагыз.
• Күзләрегезне чиратлап беразга кысыгыз, ә аннары бераз алга карап торыгыз. Күнегүне 3-4 тапкыр кабатлагыз.
• Бармакларыгызны йомылган күз кабагына куеп, башта - сәгать теле уңаенда, аннары кире юнәлештә йөртеп алыгыз.
Чыганак: kiziltan.ru
Читайте нас: