*Составында калий күп, шуңа да абрикос кан тамырлары өчен файдалы.
*Анемия яисә азканлылык белән җәфаланучыларга да абрикос ашарга кирәк. Аның составында 2,1 процентны тимер тәшкил итә. Йөкле хатыннарга, үсмерләргә, сабыйларга сезон вакытында абрикосны көн саен рационга кертергә кирәк.
*Магний, В витаминына бай бу җимеш нервларны тынычландыра, баш авырту, ару, депрессия вакытында хәлне җиңеләйтә.
*Абрикос составында С витамины да шактый. Вируслы авырулар чорында иммунитетны ныгыту максатыннан да абрикос ашагыз.
*Әфлисун төсле бу җимеш йодка бай. Калкансыман биз, атеросклероз авыруларын булдырмау өчен, холестерин югары булганда да абрикосның файдасы бар.
*Аның составындагы макро- һәм микроэлементлар антиоксидант көченә ия. Алар организмдагы авыр металларны, шлакларны чыгарырга ярдәм итә.
*Бета-каротин яисә А витамины күп булган бу җимеш күрү сәләтенә дә уңай йогынты ясый.
*Абрикоста майлар да, аксым да юк дәрәҗәсендә. Матур гәүдә турында хыялланучылар өчен абрикос бер дигән диетик ризык.