Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
13 июнь 2018, 16:25

"Сочни" - эремчек кыстыбые

Бер кап акмайны йомшартырга алып куябыз, 1 йомырканы ярты стакан шикәр белән туглыйбыз. Шуңа 4-5 аш кашыгы каймак, чеметем тоз, 1 чәй калагы камыр йомшарткыч салып, камыр басабыз.

Камыр артык каты булырга тиеш түгел.
Әзер булгач, аны читкә алып куеп, эчлеген ясыйбыз.
1 кап эремчеккә бер йомырка, бер аш кашыгы каймак, 1/3 стакан шикәр комы салып болгатабыз.
Искәрмә: миксер белән болгатмыйбыз. Духовкага озатыр алдыннан сочниларның өстенә тугланган йомырка сөртәбез.
Менә шундый гади генә рецепт.
Чыганак: http://kiziltan.ru
Читайте нас: