Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
6 июнь 2018, 12:46

Яңгырлар туктаса, черки-чебен аза

Мондый вакытларда бигрәк тә озынборыннар үзәккә үтә. Алардан ничек сакланырга?

Кан төркеме
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, беренче кан төркеменә ия булучыларны озынборыннар башкаларга караганда ике тапкыр күбрәк ярата. Икенче урында - өченче кан төркемле кешеләр.
Тирләү
Тир белән бергә бүленүче сөт һәм бәвел кислотасы, аммиак һәм башка матдәләр дә озынборын игътибарын җәлеп итә.
Тән температурасы
Ул югарырак булган саен, озынборыннар да күбрәк бимазалый.
Физик күнегүләр
Спорт белән даими шөгыльләнүче (бу вакытта тән температурасы күтәрелә һәм сөт кислотасы җыела) кешеләрнең канын да озынборын тәмләп эчә.
Сыра
Ярты литр сыра эчкән кеше дә озынборыннан качып котыла алмый.
Йөклелек
Бәби көтүче гүзәл затлар, шулай ук, озынборын һөҗүменә ике тапкыр ешрак дучар була. Бу төп ике фактор белән аңлатыла: алар углекислый газны ешрак чыгара һәм аларның тән температурасы югарырак була.
Кара һәм кызыл кием
Озынборыннар корбаннарын ис һәм төс ягыннан сайлый. Шуңа күрә урамга чыкканда кара, куе зәңгәр, кызыл киемнәр кимәскә тырышыгыз. Ә менә сары төсне алар яратмый,
Черки помидор сабагы һәм тәмәке исен яратмый
Озынборыннан саклануның махсус рецепты юк. Әмма аның ачуын чыгара торган нәрсәләр дә бар. Әйтик, ул базилик, эвкалипт, канәфер һәм әнис исен яратмый. Бу үсемлекләрнең сутын сыгып, тәнегезнең ачык урыннарына сөртсәгез, озынборын турында онытсагыз да була. Черкиләр кереп тулган бүлмәгә яңа өзелгән базилик яисә шомырт яфраклары куярга мөмкин.
Тәмәке исен дә яратмый озынборын. Кеше тәмәке тартканда ул аның янына килми, әмма тәмәкесен ташлау белән сырып ала. Ә менә валериан исе аны якын китерми.
Өйгә озынборын кермәсен, дисәгез, тәрәзә каршына помидор яисә аю баланы (бузина) утыртырга кирәк. Аның яфрагын өйгә дә алып керергә мөмкин.
Бакчада эшләгәндә озынборыннар һөҗүменә чыдап булмаса, сарут (пырей) өзеп, шуның сутын тәннең ачык урыннарына сөртегез.
Интертат. ру
Читайте нас: