Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
28 Май 2018, 18:57

Эремчекле пирог

Бүген сезне йомшак, уалып торучы эремчекле пирог пешерергә өйрәтәбез.

Камыр өчен савытка 3-4 стакан он, бер кап маргарин, бер бал калагы сода, бер стакан шикәр комы алып, бөтенесен бергә болгатабыз. Камыр валчык сыман уалып торырга тиеш. Эчлек өчен өч йомырка, бер стакан шикәр комы, 400-500 грамм эремчек кирәк.
Табаны майлыйбыз яисә пергамент кәгазь җәябез. Иң элек камырның яртысын табага салабыз. Өстенә башта — эремчек кушылмасын, аннары калган камырны җәябез.
Пирогны 180 градуста 20-30 минут пешерергә кирәк.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Чыганак: http://kiziltan.ru
Читайте нас: