Кызыл чөгендер татлы булып үссен өчен күп тә кирәкми. Беренчедән, ул ачы туфрак яратмый. Җирне нейтральләштерү өчен җәй буена берничә тапкыр тамыразык үскән туфракка көл сибегез.
Икенчедән, өч тапкыр тозлы су сибегез. Чөгендернең беренче алты яфрагы күренгәч, аннары түгәрәкләнеп килгәндә һәм уңыш җыеп алырга бер ай кала.
10 литр суга 1 аш кашыгы тоз салырга кирәк. Искәрмә: тоз йодлаштырылган булмасын.
Чыганак: http://kiziltan.ru