Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
22 Май 2018, 14:34

Әрекмән суы

Ә сез әрекмән суы эшләдегезме әле? Юк икән, бүген-иртәгә үк эшләгез.

Әле әрекмән яфрагының иң сутлы чагы. Әрекмән яфрагы суы нидән файдалы соң?
Ул - яман шешне кисәтә, булганын кечерәйтә һәм бетерә, иммунитетны ныгыта, ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. Калган сыйфатларын Интернет аүзегез дә белә аласыз.
Белгечләр әрекмән суын көнгә өч тапкыр ашарга ярты сәгать кала эчәргә куша. Курс - бер ай. Аннан соң организмны ял иттереп алырга кирәк.
Иң яхшысы- әрекмән суын елына өч тапкыр берәр айлап куллану. Бер ай әрекмән суы, бер ай ял, бер ай әрекмән суы, бер ай ял тәртибендә.
Дуслар! Җир йөзендә сәламәтлектән дә кадерлерәк берни дә юк. Табигать белән гармониядә яшәгез, үзегезне саклагыз. Онытмагыз: Аллаһ та бит "Сакланганны саклармын" дигән. Шул хакта бер генә минутка да исегездән чыгармасагыз иде.
Чыганак: http://kiziltan.ru
Читайте нас: