Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
22 Май 2018, 14:51

Кузгалак пирогы

Кузгалак пирогын төрлечә пешереп караганым бар. Минем карашка, иң тәмлесе катлы (слоеный) камырга салып пешерлгәне.

Катлы камырны "Бездрожжевое" дигәнен алам. Шуны уклау белән җәярлек итеп эретәм дә, бер өлеше өстенә вак кына итеп туралган кузгалак салам, мул гына итеп шикәр комы белән манный ярмасы сибәм һәм өстен икенче өлеш камыр белән каплыйм.
Читләрен бөгеп чыккач, духовкага озатам. 20-25 минуттан пирог пешеп тә җитә.
Кузгалак пирогы суынгач аеруча тәмле була. Шуңа мин аны кичтән пешереп куям да, иртән шуның белән өйдәгеләрне сыйлыйм.
Чыганак: http://kiziltan.ru
Читайте нас: