Алар фикеренчә, бу Кояш яктылыгына бәйле. Баш миенең яктылыкка тәэсир итүче өлеше эшчәнлеге олыгайган саен кими, ә бу организмның “биологик сәгатенә” йогынты ясый, аның ритмын боза. Шул рәвешле, кешенең йокы сәгате үзгәрә.
Йокысызлык организмга зур зарар китерә, ди галимнәр. Кеше бик озак ач тора ала, ләкин йокламыйча өч-дүрт тәүлектән дә озаграк яши алмый. Бу вакыт артып китсә, ул аңын югалта яисә үләргә дә мөмкин. Шулай ук озак вакыт аралыгында 5 сәгатьтән дә ким йоклый икән, аның гомере 20 елга кыскарырга мөмкин, дип тә кисәтә белгечләр.
Чыганак: http://kiziltan.ru/zdorovie/10816-yoklarga-kirk.html