Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
13 февраль 2018, 14:04

Кайнар чәй эчмәгез!

Кытай галимнәре кайнар чәйне алкоголь һәм тәмәке тарту белән бергә куллануның йоткылык яман шеше китереп чыгаруын ачыклаган. Медиклар 9 ел буе 456 мең кешенең сәламәтлек торышын һәм гадәтләрен өйрәнгән. Бу вакыт эчендә 1731 йоткылык рагы ачыкланган.

Галимнәр яман чирнең даими рәвештә кайнар чәй һәм көненә 15 граммнан артык алкоголь кулланган кешеләрдә килеп чыгуын билгеләгән. Кайнар эчемлектән соң тәмәке тартучылар да бу исемлекне тулыландыра. Табиблар халыкны җылымса эчемлекләр кулланырга, яман гадәтләрдән баш тартырга чакыра.
Интернет челтәреннән.
Читайте нас: