Мандарин әрчегәннән соң калган ак җепселләр кан тамырларын ныгыта торган матдәләргә – гликозидларга бай булса, кабыгында эфир майлары, органик кислоталар, флавоноидлар, С витамины һәм каротин бар. Яңа әрчелгән мандарин кабыгы күңел болганганда, эч авыртканда кулланыла. Ә киптерелгәне үзәк нерв системасын тынычландыра. Мандарин кабыгыннан ясалган “шулпа” бронхит һәм трахеит вакытында файдаланыла. Ашказаны-эчәклек тракты авырулары вакытында да мандарин ашарга яки согын эчәргә киңәш ителә. Моннан тыш мандаринда фолий һәм бетокаротин кислотасы, калий, магний һәм кальций, С, Р, В1, В2, А, D һәм К витаминнары бар. Ул аппетитны, матдәләр алмашын яхшырта, гипо- һәм авитаминоз вакытында кулланыла. Мандаринда шешенүгә һәм кан йөрү туктап калуга каршы торучы матдәләр дә бар. Шуңа иртән эчелгән мандарин согы үпкә һәм бронхларны лайладан чистарту өчен дару булып тора.