Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
22 декабрь 2017, 18:31

Шампаньда җитештерелгәне – шампан

Яңа ел бәйрәменә күп калмады, җәмәгать. Курантлар төнге уникене сукканда шампан шәрабе ачмыйча калучыларыбыз аздыр. Яңа елның төп шәрабен ничек дөрес итеп сайларга?

Бөтен дөнья күләмендә шампан шәрабе бер үк рецепт буенча җитештерелә. Шулай икән, нигә соң аның тәме төрлечә? Шәрабнең тәме виноград сыйфатына бәйле. Ә монысына, үз чиратында, туфракның үзенчәлекләре һәм җиләк өлгергән елдагы һава шартлары йогынты ясый. Шуңа күрә тәме дә – төрлечә.
Бәясенә килгәндә, дөньяда иң кыйммәтле шампан шәрабе – Франциядә җитештерелгәне. Тик бу асылда исеме өчен генә түләүгә кайтып кала: чөнки фәкать Франциянең Шампань провинциясендә җитештерелгән күбекле шәрабнең генә шампан дип аталып йөртелүгә хокукы бар. Әмма һәрбер халык шампанга үзенчә мөкиббән китә. Әйтик, Франциядә “коры” шәрабкә – брютка, ә безнең илдә – ярымтатлысына өстенлек бирелә.
Ялган шампан хәмернең башка төрләренә караганда сирәгрәк очрый. Чөнки аны әзерләү процессы – бик озак һәм катлаулы. Шулай да газлы эчемлекләрне шампан шәрабе буларак сату очраклары юк түгел. Мондый эчемлекнең бәясе күпкә арзан, тәме дә искитәрлек түгел.
Шампан шәрабен ничек сайларга?
1 “Коллекционное” дигәнен алырга тырышыгыз. Ул шешәләрдә 3 ел дәвамында өлгергән була. Зур савытларда өлгергәненә караганда яхшырак.
2 Брютны сайлагыз. Шикәр шәрабнең кимчелекләрен яшерү мөмкинлеге биргәнлектән, шампанның нәкъ менә ярымтатлы сортларын ялганлап җитештерү очраклары ешрак очрый.
3 Бөкесенә игътибар итегез. Табигый бөке белән бөкеләнгән булуы шарт: ул шәрабне әчетми.
Шәрабне киштәдән алмагыз.
Бигрәк тә софит белән яктыртылганын. Көчле лампалар тәэсирендә сыйфатына зыян килгән булырга мөмкин. Шәраб салкынча караңгы урында сакланырга тиеш.
Этикеткасы артык купшы булганын сайламагыз.
Хәмер продукциясен җитештерү-челәрнең – үз этикеткасы. Шампан шәрабе никадәр “текә”рәк булса, этикеткасы шуның кадәр гадирәк.
Читайте нас: