Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
22 декабрь 2017, 18:28

Бер калак балның көче

Бал – организм өчен иң файдалы ризыкларның берсе. Ул картаю барышын акрынайта. “Бал – ару, җитмеш төрле сырхауга дару”, – дип юкка гына әйтмәгәннәр. Аны һәр көн куллана башласагыз, организмыгыз нинди үзгәрешләр кичерә башлаячак, беләсезме?

Тирегез чистарачак
Бал – табигый антиоксидант, ул зарарлы матдәләрнең окисьлашуын тоткарлый. Токсиннар кебек биологик агулардан котылдыра. Балның бактерияләргә каршы үзлекләре булганга, тирегез чистара бара.
Ябыктыру сыйфаты
Бал составындагы шикәр без көндәлектә куллана торган шикәрдән күпкә аерыла, шуңа күрә яратып ашый торган шоколадларны балга алыштырырга кирәк, авырлыгыгыз да кимер.
Кандагы шикәр микъдары
Алда әйтеп үтелгәнчә, бал составында шактый шикәр бар, әмма фруктоза һәм глюкозаның бергә булуы организмда кан составындагы шикәр дәрәҗәсен көйли, холестерин дәрәҗәсен киметә.
Йөрәк авырулары
Антиоксидантлар һәм флавоноидлар (яшелчәләрдә булган файдалы матдәләр) бал составында булып, йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, бал кан составындагы холестеринның окисьлашуын акрынайта, шул сәбәпле, йөрәк-кан авыруларын булдырмый кала.
Токсиннардан котылу
Җылы су белән бал – аш кайнату системасыннан агулы матдәләрне юып чыгару өчен иң яхшы ысул. Өй шартларында организмны тазартырга менә дигән чара!
Иммун система
Кешенең иммунитет системасына бал бик уңай тәэсир итә. Балны исә, суыткычта сакламагыз, дәвалау үзенчәлеген югалтачак.
“Ватаным Татарстан” гәзитеннән.
Читайте нас: