Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
23 ноябрь 2017, 18:09

Эт, песи һәм...авырулар

Дәваханәгә тән тиресендә ачык кызыл төстәге таплар барлыкка килүгә зарланып мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Бу лишай белән зарарлану дигән сүз һәм ул ешрак балаларда, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар арасында күзәтелә.

Микроспория, ягъни лишай – гөмбәчекле, йогышлы тире авыруы. “Гөмбәчекле” сүзе бик вак кына булып үсүче, авыру китереп чыгаручы организмнарны аңлата. Ул төрле юллар белән авыру хайваннар һәм кешеләрдән йога. Балалар, авыру песиләр һәм этләрне кулларына алып сөйгәндә, битләренә, муеннарына кысып яратканда, үзләре янында йоклатканда әлеге гөмбәчекләрне йоктыралар. Авыру уртак баш киеме, тарак, тастымал, мендәр, мунчала, китаплар, уенчыклар аша, шулай ук уйнаганда бер-берсенә кагылып үткәндә, авыру тәрбияләгәндә йога. Парикмахерскаяда инструментлар начар дезинфекцияләнгән очракта да чир йоктыру куркынычы бар.
Лишай тән тиресенә йокканда, күбрәк бит, куллар зарарлана, аларда ачык кызыл төстәге, читләре ачык билгеләнгән, өсте купшакланып торган түгәрәк таплар барлыкка килә. Баш тиресе зарарланган урында чәч киселгән кебек була, шул урында тире купшаклана.
Микроспориянең бик йогышлы булуын истә тотыгыз. Ул ямьсез күренүе белән генә түгел, тирә-яктагыларга куркыныч тудыруы белән дә хәвефле. Аны дәвалау мөмкин, тик дәвалауга караганда кисәтүе яхшырак икәнен искә төшерәбез.
Гөмбәчекле авыруларга дучар булмас өчен шәхси гигиена таләпләрен төгәл үтәргә кирәк. Тәнне, киемнәрне, яшәгән урынны чиста тотыгыз. Чит кешенең тарагы, мунчаласы, тастымалы белән файдаланмагыз, баш киемен кимәгез. Мунчада юыныр алдыннан тас һәм эскәмияне берничә тапкыр кайнар су белән чайкатыгыз. Парикмахерскаяда чәч кистергәч, башны сабынлап юарга кирәк. Песи, этләр белән уйнаганнан соң да шулай ук кулларыгызны сабынлап җылы су белән юыгыз. Балаларга песи белән бергә йокларга рөхсәт итмәгез. Йорт хайваннарын даими рәвештә юындырып, чистартып торырга һәм елына бер тапкыр ветеринарга күрсәтергә кирәк. Балаларны хуҗасыз этләр белән уйнатмагыз.
Гөмбәчекле авыруларның беренче билгеләре (таплар, купшакланган тире, чәч коелган урыннар) күренү белән үк табибка мөрәҗәгать итегез. Үзаллы дәвалану белән шөгыльләнү дөрес диагноз куюга авырлык кына тудырачак. Дөрес дәвалану алданрак башланса, авыруны җиңү дә җиңелрәк булачак.
Р.Исламов,
табиб-дерматовенеролог.
Читайте нас: