Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
26 сентябрь 2017, 13:06

Помидор ярдәмендә дәваланыйк

Бакчада кызарып, пешеп утырган помидорның уңышы белән туйганчы сыйланып кына түгел, ә дәваланып та була.

Азканлылык. Көн саен 2-3 стакан помидор суты эчегез: әлеге эчемлектә кислота җитәрлек дәрәҗәдә булганлыктан, тән андагы тимерне яхшырак үзләштерә.
Артык авырлык. Атнага 1-2 көн ашауны киметү көннәре уздырыгыз: 1,5-2 литр помидор суты эчегез һәм ашауны помидорлардан ясалган салаттан башлагыз.
Тире зарарлану (яралар, җәрәхәтләр, пешүләр), кан тамырлары киңәю вакытында аяклар шешенү. Помидорларны чәнечке белән изегез, һәм сутын бераз сыгып, шушы ботканы авырткан урынга сылагыз, ул яраларны төзәтү үзлегенә ия. Әгәр помидор измәсен аякларга сыласагыз, кан әйләнеше яхшыру сәбәпле, авыртуы басылыр.
Тәнне калдыклардан чистарту. Помидорлардагы файдалы матдәләр бөерләр эшчәнлеген арттыра, ит һәм тәм-том ашаганда барлыкка килә торган агуларны зарарсызландыра һәм эчәклек аша чыгара.
Картаймас өчен. Көнгә бер стакан помидор суты эчегез, яки бер тәлинкә салатын ашагыз.
Читайте нас: