Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
8 сентябрь 2017, 11:59

Без кабатланмас һәм берәү генә

Халкыбызда кешенең күркәм, кызыктыргыч йөз-кыяфәте хакында әллә күпме әйтем, мәкальләр бар. “Матурлык – йөздә, мөлаемлык – сүздә”, “Чырае юкның ырае (кәефе) юк”, “Йөзе нинди – үзе шундый”, “Карашы – кояш”, “Йөзе тулган ай кебек”, “Битләре – пар алма”... Сәламәт кеше һәрвакыт матур, яшь күренә. Сау булу, картаюны кичектерү өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү ярдәм итә:

*Нык туйганчы ашамагыз. Бу организмга ял бирә, активлыкны арттыра. Кул-аякларыгызга игътибар итегез, бит һәм тән тиреләрен тәрбияләргә дә онытмагыз. Чәчләрегез белән ризасызмы? Дөнья көтәм дип, үзегезнең гүзәл зат икәнлегегезгә “бармак аша карый” күрмәгез. Бүгеннән ертык һәм төсе уңган халаттан котылыгыз. Әллә кайчангы киемнәрегезне барлап, аларның кирәкмәгәне белән гомерлеккә хушлашыгыз.
*Яшегезгә ярашлы ризык ашагыз. 30 яшьлекләргә – бавыр белән чикләвек (җыерчыкларны булдырмый), 40тан соң – бөер һәм сыр (стресстан ярдәм итә), 50дән соң балык ашау (йөрәккә, кан тамырларына файдалы) яхшы. Организм теләгән ризыкны да, әлбәттә, чамасын белеп, ашарга тырышыгыз. Сырхау ризык белән керсә, аның белән чыгып та китә.
*Күңелегезгә хуш шөгыль табыгыз. Эшләмәгәннәр яшьтәшләреннән өлкәнрәк күренә. Кул эше, пешеренү, бакча, кош-корт белән кызыксыну тормышыгызны нурландырып кына калмас, ә бюджетыгызга өстәмә керем дә бирер.
*Парлы булыгыз! Мәхәббәт, сөю – картлыкка каршы какшамас киртә. Сезне күңел күтәренкелеге һәрвакыт озата йөрсен. “Булганга шөкер һәм минем кулымнан күп нәрсә килә, мин кабатланмас, гүзәллек чыганагы. Матур һәм мул тормыш тудырырга сәләтлемен”, – дип уйлавыгыз яшәешегезгә дәрт һәм мәгънә өстәр. Сезнең кемгәдер кирәк булуыгыз һәм үзегезнең яратыр кешегез булуы өчен шатланыгыз, әмма башкалардан үзегезгә “аяк сөртергә” дә юл куймагыз. Изгелеккә яхшылык белән җавап бирегез.
*Һәр нәрсәгә карата үз фикерегез булсын. Тормышка аек, ныклы карашлы булганнар күңелсезлекләргә бирешеп бармый. Һәр вакыйганы үз файдаңа борып була. Күңел төшенкелегенә урын калдырмыйча, тормышта исән-сау яшәп ятканыгыз өчен Аллаһка мең рәхмәтле булыгыз.
*Хәрәкәтләнегез! Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр. Көненә 8 генә минут спорт белән шөгыльләнү дә гомерне озынайта. Тик тормыйча, күңелегезгә якын шөгыль белән мәшгуль булыгыз. Ныклы аруга да юл куймагыз. Һәм шуны онытмагыз: һәр эшләгән эшегез, шөгылегез канәгатьлек кенә китерергә тиеш. Табигать белән дус булып, аның ямен күңелегездән үткәрергә омтылыгыз.
*Салкынча бүлмәдә йоклагыз! Ярыйсы гына җи-ләс – 17-18 градус җылылыкта йоклаган кешеләрнең озаграк яшь булып калуы исбат ителгән. Тирә-ягыгыз чисталык һәм пөхтәлектән балкып торсын. Тазалык тазалыктан гына барлыкка килә.
*Үзегезне яратыгыз. Һәр уңай ягыгызны бәһалый белегез, көзгедән сезгә багучы шәүләгезгә гел кимсетеп карамагыз, теләкләрегезне чикләп кенә тормагыз – үзегезне һәрвакыт тынычландырып, сөендерегез. Күңелегездән үзегезнең тышкы кыяфәтегез һәм эчке халәтегез белән риза булыгыз. Дүрт саныгызның төгәл икәнлеген уйлап, куана белегез. Сездән авыррак хәлдәгеләргә ярдәм итәргә дә онытмагыз. Һәр эшегез өчен үзегезне мактагыз, йөзегездән канәгатьлек елмаюы беркайчан да китмәсен.
*Ачуыгызны эчкә йотмагыз. Кәгазь битенә хис-кичерешләрегезне язып яндырыгыз. Барнәрсәне дә вакыт көлгә әйләндергән кебек, сезнең проблемаларны да ялкын теле юкка чыгарсын. Кемне дә булса һәм хәл-вакыйгаларны гафу итәргә ашыгыгыз. Үзегезне гаепле санап, гел генә битәрләмәгез, дүрт аяклы ат та кайчак абына. Үз эченә бикләнүчеләр яман чир белән күбрәк авырый, шуларны онытмаска тырышыгыз.
*Ризалык һәм эчке канәгатьлек йөзебезгә дә ургып чыга. Гүзәл зат тирә-ягына бары гүзәллек һәм ямь генә таратырга тиеш. Чөнки без – кабатланмас һәм бердәнбер.
Читайте нас: