“Победа”да хуҗалык эшен-дә катнашачак техниканы һәм аларның тагылма агрегатларын җентекләп ремонтлап, чыгарып тезеп куйганнар.
– Егетләр төзекләндерү эшләренә бик җитди карады. Шунысын да әйтергә кирәк, әле бит күп техника көндәлек эштә, әмма механизаторлар ремонт эшләренә тел-теш тидерми, вакытында төзекләндереп, язгы чәчүгә әзерлек эшләре алып бардылар. Тракторларны механизаторлар үзләре ремонтласа, Егор Шакирҗанов, Илья Илинбаев, Илдар Галиәхмәтов, Илнар Насибуллин һәм Юрий Гаврилов бөртекле культуралар, кукуруз чәчү агрегатларын һәм башка техниканы, тырмаларны хәзерләде, культиваторларны төзәтте, – дип таныштырды хуҗалык идарәчесе Флорид Аллаяров.
Чәчүлек орлыкка килгәндә, алар ГОСТ таләпләренә туры килерлек итеп җитәрлек күләмдә әзерләнгән һәм келәтләрдә саклана.
– Орлыкның төрлесе бар, кайбер сортны өч центнер чәчәргә кирәк, кайберсе центнер ярымнан да җитә. Чәчкечләрне нормага туры килердәй итеп көйләп куябыз, эш барышында әледән-әле тикшерәбез, чөнки билгеләнгән мәйданнарга тиешле норманы кертергә кирәк. Артык куе да, сирәк итеп тә чәчәргә ярамый. Уҗымнарга килгәндә алай зарланырлык түгел. Тиздән көзге культураларны тукландыру эшен дә башлыйбыз. Кар эреп бетү белән язгы чәчү эшләренә дә тотынабыз. Механизаторлар тизрәк басуга чыгарга ашкына, – дип чәчүнең бик җаваплы эш булуы турында аңлата хуҗалык агрономы Анастасия Волкова.
Анастасия хуҗалыкта икенче чәчү сезонына керә. Моңарчы да һөнәре буенча эшләгән. Хуҗалык агрономы да, инженеры да эшләренең көйле ба-руыннан канәгать.
Хуҗалыкның малчылык тармагына килгәндә дә эшләр көйле бара. 225 баш савым сыеры асрала. Тәүлегенә бер савым сыерыннан 30 литр сөт савыла. Биредә җитештерелгән продукция реализацияләнеп тора. Машина белән сыер саву операторлары Филия Зәйруллина, Глафира Дәүләтханова, Июля Гәрәева эшләрен яратып башкаралар. Шулай булмый ни, аларны бит сөтлебикәләр мөгрәп каршы алып торалар.