Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 апрель , 11:57

Уҗымнар тукландырыла

Авыл хуҗалыгының иң әһәмиятле чоры – язгы чәчү әкренләп башланып килә.

Уҗымнар тукландырыла
Уҗымнар тукландырыла

Сер түгел, аңа әзерлек, елдагыча, көздән үк башланып киткән иде. Язгы кояш көннәрне җылытса да, кайбер хуҗалыкларда чә-чүгә керешергә иртәрәк әле. “Ахунов” крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында техника эшләвен күрергә була инде. Механизаторлар печәнлек җирләрен тырмату, уҗымнарны тукландыру кебек эшләрне башкаралар.
– Игенче иртәләгән дип әйтергә ярамый, киресенчә, аңа мөмкин кадәр ашыгырга кирәк. Көзге уҗымнарны язгы тукландыру вакыты килеп җитте. Бу эштә өлгереп калсаң, һәр гектардан 5 центнерга кадәр күбрәк уңыш алачаксың. Әлбәттә, билгеле, чәчүгә дә әзерләнәбез. Орлыкларны барлыйбыз, аларны “уяту”, ягъни җылыту эшләре алып барабыз. Тиешле дәрәҗәдә җылынган орлык тизрәк шыта. Әлбәттә, безнең хезмәт һава торышыннан да бәйле. Көздән чәчкән арыш һәм бодай әйбәт кыш чыкты, уҗымнар яхшы торышта. Хәзер бар эш тә үзебездән тора. Язгы көннең кадерен белеп ашыгырга гына кирәк, – ди фермер Раил Ахунов.
“Ахунов” крестьян-фермер хуҗалыгында механизаторлар белән терлекчеләр кулга-кул тотынышып эшлиләр. Белүебезчә, әлеге хуҗалыкта герефорд токымлы мал үрчетелә. Бүгенге көндә 100 баштан артык мал асрала. Сыерлар барысы да исән-имин бозаулаган. Терлекчеләр Динар Әхәтов һәм Дамир Шәймөхәмәтов бу тармакта зур тырышлык салып эшлиләр. Язгы чәчү кампаниясе вакытында икесе дә басуга чыга, механизаторлар Изах Русламханов, Динарис Шакировларның уң куллары алар. Биредә чәчүгә чыгарга әзерләр. Техника һәм агрегатлар күптәннән ремонтланып куелган. Минераль ашлама, орлык, ягулык материалы җитәрлек күләмдә тупланган.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: