Тамак тук булса гына эшләве рәхәт икәнен һәрберебез белә. Биредәге ашханәдә эшләүче Жанна Мөхәмәдиева – үз эшенең чын остасы. Кыр эшчеләре – механизаторлар, комбайнчылар, машиналар йөртүчеләр өчен беренче, икенче ашларны телеңне йотарлык итеп пешерә. Ул кырларга төшке һәм кичке ашларны да алып китәргә әзерли. Жанна хезмәт сөючән, игелекле ханым һәм ашханәгә кергән һәркемне дә ачык йөз белән каршы ала.
– Эшем авыр булса да, яратам, – ди Жанна. Аруын сиздермәскә тырышып әйтә ул моны, югыйсә иртәнге сәгать алтыдан эшкә керешеп, инде алты сәгать аяк өсте эшләгән булса да. Ул йөздән артык кешегә ашарга әзерли, өстәвенә кемнәргә – игенчеләргә, терлекчеләргә.