Анда болай язылган (орфография һәм пунктуация саклана): “Нәҗметдинов Ямалетдин унынчы ел инде Молотов исемендәге колхозның сыерларын көтә. Ул колхозда тәҗрибәле терлек караучы булып танылган кеше. Иптәш Нәҗметдинов сыерлар фермасында ел әйләнәсенә эшли.
Хәзер сыерлар җәйләүдә асрала. Иптәш Нәҗметдинов 117 баш сыер көтә. Тәҗрибәле көтүче аларга нинди тәрбия кирәклеген яхшы белә. Шуның өчен дә ул көткән терлекләр көздән фермаларга урта һәм югары көрлеккә җиткерелгән килеш керәләр. Шуңа күрә аны колхозчылар мактаулы көтүче дип атыйлар.
Иптәш Я.Нәҗметдинов быел көтүчелектә эшләп 400 хезмәт көне алды да инде.”
Белүегезчә, без геройларыбызның алдагы язмышын белешәбез. Кызганычка каршы, Ямалетдин Нәҗметдинов турында мәгълүмат таба алмадык.