Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 апрель , 11:40

Тормыш сукмагыннан парлап

Гаилә бәхетле булганда гына күңел күгендә кояш елмая һәм ул, нурларын бөркеп, йөзләрдә бәхет чаткылары уята. Борай авылында гомер итүче Лидия һәм Илшат Йөзлекәевларның гаиләсе дә шундый.

Тормыш сукмагыннан парлап
Тормыш сукмагыннан парлап

Кече яшьтән үк укытучы булам дигән Лидия Бөре педагогия институтына укырга керә. Биредән урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып чыгып, юллама белән Карабай мәктәбенә эшкә бара. Зифа буйлы, яшь укытучы кызга яңа гына аграр университетын тәмамлап, әлеге мәктәптә физкультура укытучысы булып эшкә башлаган Илшат күз сала. Бер ел бергә эшләп йөргәч, Лидияне Колай мәктәбенә күчерәләр. Илшат хезмәт юлын укытучы һөнәренә багышлагач, Бөре дәүләт социаль-педагогия академиясендә укып чыга. Гыйшык уты кабынган яшьләр бер-берсенә булган хисләрен югалтмыйча, очрашуларын дәвам итәләр. Өч ел буена барган мәхәббәт ялкыны, ниһаять, гаиләгә әверелә. Лидия белән Илшат 2001 елда гаилә корып, Каенлык авылында яшәп, мәктәптә һөнәрләре буенча хезмәт юлларын дәвам итәләр.
Тынгысыз мәктәп тормышы белән 12 ел вакыт сизелмичә узып та китә. Үзләрен сәләтле, тырыш педагог итеп күрсәткән Йөзлекәевлар Борай беренче санлы урта мәктәбендә хезмәт юлларын дәвам итәләр. Лидия Байтимер кызы балаларны рус теленнән, Илшат Нәркис улы шушы мәктәптә география фәнен укыта. Ә иң мөһиме – туган илебезгә, җәмгыятькә төпле белемле укучылар тәрбиялиләр алар.
– Илшат сәламәт яшәү рәвешен алып бара. Спорт белән шөгыльләнә. Улыбызны ир-ат эшенә өйрәтә, икәүләп куяннар асрыйлар. Илшат бик матур җырлый да, районда узган мәдәни чараларның һәрчак үзәгендә ул. Тыныч холыклы, миңа һәрвакыт киңәшче һәм терәк ул, ә балаларыбызның яраткан әтиләре. Тормыш иптәшем Илшат булуына мин шат һәм үземне җир йөзендә иң бәхетле хатын итеп тоям, – ди Лидия Байтимер кызы.
Үрнәкле, тату гаиләдә бер кыз, бер ул үскән. Кызлары Регина – яшь белгеч, әти-әнисе белән Борай беренче санлы урта мәктәбендә педагог-оештыручы булып эшли. Уллары Нияз гимназиянең 11 сыйныф укучысы.
Йөзлекәевлар тулы канлы тормыш белән яши. Һаман туган авылларының мәдәни сулышына илһам өстәп, заман белән бергә атлап, авылдашларына ярдәмләшеп, кешеләргә изгелек өләшеп, матур гомер итәләр. Бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр, кош-корт, мал-туар асрыйлар. Шау чәчкәле ихаталары Йөзлекәевларның үзләре кебек үк тирә-якка ямь, нур бөрки.
– Тату, бердәм, дус гаиләң булу бик зур бәхет бит ул. Бер-берең өчен җаның-тәнең белән кайгырып торасың, уңышлар өчен бар күңелдән шатланасың, барлык эшләрне бергә башкарып, бергәләшеп ял итәсең. Көне буе арып эшләгәннән соң җылы өйгә керү үзе бер рәхәт. Бары тик үз өеңдә, гаиләң белән бергә булганда гына рәхәтләнеп ял итеп була. Гаилә кадерен белсәң генә бәхетле буласың. Тормышта рәхәт яшәү өчен бу бәхетне тоеп яшәргә генә кирәк, – ди Йөзлекәевлар бертавыштан.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: