Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 апрель , 10:08

Бер итеп гомер юлын

Бер-береңә юл кую, һәрнәрсәдә ярдәм итү, юкка-барга зарланмау – Абдулла авылында яшәүче Альбина һәм Фәүзи Гариповлар гаиләсенең бәхетенең гади, ләкин еллар дәвамында сыналган середер. Аларның бергә яшәвенә 54 ел.

Авыр заманага туры килгән алар үскән еллар. Абдулла егете Фәүзи, биш балалы гаиләдә төпчеге була. Дөньяның ачысын-төчесен дә, авыр югалтуларны да татый бу гаилә. Ике бертуганы яшь килеш гүр иясе була.

Альбина – Краснокама районы Кузгау авылында Сәлиһә һәм Хәләл Ситдыйковлар гаиләсендә туган кызчык. Җиде бертуган: ике малай һәм биш кыз булып үсәләр алар.

«Акча алмаган, ашарга – шикәр, эчәргә чәй булмаган чаклар булды инде», – дип сөйләде Альбина апа. Уч тутырып акча алмаса да, булганына риза булып яши белгән ул чор кешеләре.
Никадәр генә авыр тормыш юлын үтсәләр дә Фәүзи абый белән Альбина апа күңел аклыгын югалтмый яшәгәннәр. Сабырлык үзе үк хөрмәт-ихтирамга китерә. Бүген дә күпләргә үрнәк булып гомер кичерә алар.

Язмышларны бергә бәйләгәч, алар һәрвакыт уртак фикердә булалар. Тормышлары шулай уңышлы, матур истәлекләр белән бай булуына үзләре дә шатланалар.

Гариповларның кавышу тарихы болайрак була. Армиядән соң Фәүзи абый Нефтекама шәһәренә эшкә урнаша, ә Альбина апа шушы шәһәргә дуслары янына кунакка йөргән була. Шулай итеп, 18 гыйнвар көнне, кыз дуслары белән туган көнен үткәргәндә, аны бер егет белән кибеткә җибәрәләр. Шул егет Фәүзи була. Озакка сузмыйча, тиз арада вәгъдәләр бирешеп һәм хисләрнең чынлыгына инанып, февраль аенда инде, матур итеп никах ясап, яшьләр кавышып та куя. Шәһәрдә бер ел да яшәмичә, алар гаилә башлыгының төп нигезенә кайтып тамыр җәяләр. Тормыш шулай дәвам итә, берсе артыннан берсе алты кыз дөньяга килә. Тормыш мәшәкате белән 50 елдан артык гомер сизелми үтеп киткән. Ничек кенә булса да, матур итеп йорт та салынган, агачлар да утыртылган, балалар да үстерелгән.

Гариповлар үзләренең тырыш хезмәтләре, тормышны яратулары белән хөрмәт һәм мактауга лаеклы гап-гади авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре.

Фәүзи абый бик күп еллар тракторчы булып намус белән хезмәт итеп, лаеклы ялга чыгар алдыннан гына ике еллап учетчик-бригадир булып эшли.

Альбина апа авыл хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куя. Соңрак тугыз ел кибеттә сатучы булып эшли.

Элек сарай тутырып мал асрасалар, хәзер инде тазалыклары какшау сәбәпле, кош-корт кына тоталар, ләкин шулай ук мул бакча үстерәләр һәм бал кортлары да бар.

– Бу елны инде бал кортларын карап булмас дибез дә, яз җитү белән кортлар оча башлагач, шул татлы бал исләрен сулыйсы килә башлый да, кортчылык эшен дәвам итәбез, – дип елмаеп сөйли Альбина ханым.

Зөбәрҗәт туйга җитеп яткан Фәүзи абый белән Альбина апа гомер көзләрендә икесе генә яшәсәләр дә, алты кызлары, кияү-оныклары туган йортка эзне суытмыйлар. Әлеге бәхетле, мул тормышлар юктан гына бар булмаган.

– Аллаһка шөкер, балаларыбыз бик тәрбияле, ата-ана һәм туган җанлы, олы йөрәкле, ярдәмчел булып үсте. Балаларыбыз туган йортка эзне суытмыйлар, гел ярдәм итеп яшиләр. Килен-кияүләребез дә бик әйбәт, безнең өчен өзелеп торалар. Әти-әни өчен шушыннан да олы бәхет юк. Шөкер, оныклар гына түгел, оныкчыклар да күрергә насыйп булды. Без бик бәхетле дәү әти-дәү әни, ун оныгыбыз, бер оныкчыгыбыз бар. Дөньялар гына тыныч, имин булсын, сугышлар бетсен һәм башкача булмасын иде, чөнки бер оныгыбыз әлеге вакытта армия сафларында, икенчесе махсус хәрби операциядә үзләренең хәрби һәм хезмәт бурычларын үтиләр, – диделәр өлкәннәр.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас: