Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 апрель , 10:56

Гаҗәеп фән ул физика...

“Үз фәнен яраткан, аңа чын күңеленнән гашыйк булган укытучы гына балаларга төпле белем бирә ала дип уйлыйм. Мин физиканы яратам, аны бөек фәннәрнең берсе, дип саныйм. Бу фән үзенең сенсациягә тиң булган ачышлары белән гаҗәпләндерүен дәвам итә. Кешелек дөньясының киләчәге шушы фәнгә бәйле...” Кәшкәләү мәктәбенең физика укытучысы Роза Фәтхинур кызы Зәйнуллина белән очрашуыбыз әнә шул сүзләрдән башланды.

Гаҗәеп фән ул физика...
Гаҗәеп фән ул физика...


– Укучыларны җәлеп итү өчен мин аларга нәрсәдән дә булса прибор ясап карарга, тема буенча мәгълүматларны мөстәкыйль табарга киңәш итәм, – дип дәвам итә Роза Фәтхинур кызы. – Әйтергә кирәк, бу аларда зур кызыксыну уята. Иң мөһиме – алар күңелендә очкын кабызып җибәрергә кирәк. Дәресләрдә төрле тәҗрибәләр үткәрүнең дә файдасы зур.

Даутлар авылы сылуы Роза мәктәптә укыганда ук физика фәнен яраткан. Монда, әлбәттә, укытучылары Флүзә Сәгыйт кызы, Рәфидә Назиф кызы һәм Рәвил Әүхәди улының йогынтысы зур булган. Оста оештыру көченә ия булган тәҗрибәле һәм иҗади эшләүче бу белгечләрнең һәр дәресен кыз түземсезлек белән көтеп алган. Шунысын әйтергә кирәк, һәр яңа теманы алар балаларга гадирәк итеп, төрле мисал һәм законнар ярдәмендә аңлатырга тырышкан. Әнә шуңа күрә укучыларның барысы да диярлек дәрестә актив катнашкан. Катлаулы, әмма тормышта зур әһәмияткә ия булган физика фәненә ихтирам уяткан укытучының киңәшен тотып, мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе документларын техник югары уку йортларына илтеп тапшырган. Ә Роза Бөре педагогия институтына укырга кергән. Диплом алгач, ул Кәшкәләү мәктәбенә эшкә кайта. Роза Фәтхинур кызының тормышының күпчелек өлеше шул мәктәп белән бәйле.

– Мәктәп системасына яңалыклар кертү математика белән физиканы өйрәнү өчен күп мөмкинлекләр тудырды, – ди Роза Фәтхинур кызы. – Төркем һәм парларга бүленеп эшләү балаларга темаларны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә, уку алдынгыларына исә белемнәре белән уртаклашу мөмкинлеге тудыра. Сүз дә юк, математика һәм физиканы һәр укучы бертигез дәрәҗәдә үзләштерә алмый. Ләкин, шуңа карамастан, мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганда нәкъ менә шушы фәннәрне сайлый.

Укучылары да Роза Фәтхинур кызын хөрмәт итәләр, алар укытучы апалары белән берлектә берләшмә һәм мәктәп кысаларында бик күп чаралар үткәрәләр. Аеруча фәнни-гамәли конференцияләр, иҗади эшләр яклаулар, тематик күргәзмәләр күңелле һәм мавыктыргыч килеп чыга. Укучылары район, республика олимпиадаларында катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар.

Укучыларның өлгереше, дисциплина, чараларга әзерләнү һәм башкалар – болар өчен тулысынча укытучы җаваплы. Роза Фәтхинур кызы әлеге мәсьәләләрнең барысын да уңышлы хәл итә, укучылар белән ике арада җылы, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырылган.

Әлбәттә, Роза Фәтхинур кызы – өендә дә уңган хуҗабикә, тормыш иптәше Раниска тугры хатын, балаларына яраткан әни. 28 елга якын бергә гомер иткән Зәйнуллиннар өч бала тәрбиялиләр. Кызлары Раушания белән Рәйлә Уфа шәһәрендә яшиләр, уллары Илдан Кәшкәләү мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы.

Мәктәптән кайткач укытучының эше бетә кебек. Тик дәфтәрләр тикшерү, иртәгәсе дәрескә әзерләнү күп вакытны ала. Шушы мәшәкатьләр белән үз дөньяңны да көтәргә кирәк. Зәйнуллиннар бал кортлары тоталар, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерәләр, кош-корт карыйлар. Роза ханым бәйләм белән дә мавыга икән. Кулыннан утлар гына уйнамый аның.

– Сәләтле балаларны күрү, аларда белем алуга омтылыш уяту, уңышка ирешергә булышу – һәр укытучының бурычы. Физиканы кызыклы һәм серле фән дияр идем. Укучыларга да нәкъ менә шушы серне төшендерергә тырышам, – ди ул.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: